news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә микроавтобус белән йөк машинасы бәрелү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Һәлакәт М7 трассасының 709 чакрымында Иске Янсит авылы тирәсендә булган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Чувашиядә микроавтобус белән йөк машинасы бәрелү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТАСС.

Агентлык мәгълүматлары буенча «Юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

“Татар-информ” агентлыгы 17.15 сәгатьтә М7 трассасының 709 километрында Иске Янсит авылыннан ерак түгел “Опель” микроавтобусы белән “МАЗ” фурасы бәрелешкән дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot