news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган

«Лада Ларгус» шоферы каршы як полосага чыга һәм каршы килүче «Фиат Альбеа» машинасы белән бәрелешкән.

Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган
Чувашия буенча ЮХИДИ

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ике кешесе Чувашиядә ике җиңел машина бәрелешендә һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Фаҗига 18 июнь төнендә Канаш районында Цивильск — Ульяновск автоюлының 31нче чакрымында булган.

Номерлар куелмаган «Лада Ларгус» шоферы узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номерлары куелган «Фиат Альбеа» машинасы белән бәрелешкән.

Чит ил машинасы пассажирлары — 20 яшьлек кыз һәм 31 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Яраланган ике шофер да хастаханәгә озатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100