Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиядәге юл һәлакәтендә Татарстаннан өч кеше һәлак булган
Зыян күрүчеләр арасында балалар юклыгы ачыкланган.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чувашия Республикасы Козловский районында М-7 трассасының 708 километрында «Опель» микроавтобусы һәм «МАЗ» бәрелешә. Фаҗига 17.25 сәгатьтә булган. Бу хакта Чувашия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше һәлак була, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләр - микроавтобус пассажирлары.
Зыян күрүчеләр арасында балалар юклыгы ачыкланган.
Һәлак булучыларның өчесе һәм бер зыян күрүче - Татарстаннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз