news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә Болгар халкы яшәгән борынгы шәһәр төзекләндереләчәк

Батыр районы башлыгы сүзләренчә, барлык документ кәгазьләре дә әзер.

Чувашиядә Болгар халкы яшәгән борынгы шәһәр төзекләндереләчәк
Зилә Мөбәракшина, Абдул Фархан

(Шыгырдан, 25 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Чувашиянең Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов Чувашия җирлегендә Болгар халкы яшәгән Тигашево дигән борынгы шәһәрнең торгызылачагын әйтте. Бу хакта ул тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә сөйләде.

«Районыбызда 23 мәдәни мирас объекты бар, шул исәптән борынгы Тигашево шәһәрчеге дә. Без аны торгызырга булдык. Эшне нәрсәдән башларга белмәдек. Археологлар Болгарда ничек оештырылганын барып карарга киңәш итте. Әлбәттә, аның белән чагыштырырлык түгел», - диде ул.

Шуннан соң белгечләр белән концепция уйлап тапканнар. «Эскиз проекты эшләдек, аны республика күләмендә якладык. Федераль программага гариза бирдек. Быел федераль юлларда билгеләрдә Тигашево шәһәрчеген язарга планлаштырабыз», - дип сөйләде башлык.

«Тигашево территориясендә безнең бабаларыбыз, шулай ук Болгар халкының да яшәгәне мәгълүм. Хәзер кешеләрнең шунда кереп, үзләреннән соң пычратып калдыруларына йөрәк әрни. Әгәр дә юл билгеләренә язулар урнаштырсак, узып баручы халык уйланыр иде дип уйлыйм», - ди Рудольф Селиванов.

“Менә инде берничә гасыр дәвамында районыбыз күпмилләтле булып дустанә яши. Шунысы сөендерә: җирлектә ике төрки халык (татарлар һәм чувашлар) бар. Без шулкадәр якынайдык, хәтта күп кенә гореф-гадәтләр уртакка әйләнде һәм ул уртак байлыкка хезмәт итә”, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100