news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә Болгар дәүләте өчен сугышта үлүчеләр каберлегенә зиярәт кылдылар

Әлеге территориядәге иң борынгы кабер ташлары XVII гасырга карый.

Чувашиядә Болгар дәүләте өчен сугышта үлүчеләр каберлегенә зиярәт кылдылар
Зилә Мөбәракшина, Абдул Фархан

(Шыгырдан, 25 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашиядә “Наратлар асты” тарихи-истәлек урынында Болгар дәүләтен яклап, сугышып үлгән герой-шаһитләр каберлекләренә зиярәт кылынды. Биредә тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясе ачылды. 

“Тарихи урыннарыбыз төрле районнарда бар. Төрле милләт вәкилләре очрый, әмма аларның һәммәсе дә каберлекләрне чиста тота. Мондый искә алу чаралары саклансын иде һәм аның бер тәрбияви чара булып калуын телим”, - диде Чувашстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов.

Ислам кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин күбрәк чит төбәкләрдә булган татарлардан үрнәк алып яшәвен әйтте. “Дингә никадәр мәхәббәт булганын мин алардан сеңдердем. Хәтерләсәгез, дингә иреклек биргәч, чит илгә китеп гыйлем алып һәм шушы җирлектә оештырылган мәдрәсәләрдә укып булды”, - ди ул.

Шул рәвешле, Ильяс хәзрәт олы буыннан калган программаларны ни өчен карамыйбыз, дигән сорау куйды. “Без ата-бабаларыбыздан килгән юлны кырыйга куйганны аңладык. Уйлап карасак, үзебездә нинди көчле мәдрәсәләр булган. Без аларның программаларын өйрәнә башладык”, - диде ул.

Ильяс хәзрәт сүзләренчә, бүгенге көндә ата-аналарының каберләрен зиярәт кылырга чирканучылар да бар. “Безнең галимнәребезнең эзе һәрвакытта да булды. Мин Мәрҗанинең эшләрен өйрәнә башлагач, күп кенә мәсьәләләргә карата күзем ачылды”, - диде ул.

Ильяс хәзрәт кабер янында Коръән укырга ярыймы дигән сорауга җавап бирде. “Шиһабетдин Мәрҗани беркайчан да гореф-гадәтләргә каршы килмәгән. Мисал буларак, ул Шиһабетдин Мәрҗанинең “Хаҗ сәфәре” дигән язмасын китерде. “Мәрҗанинең эшен бәяләп бетергесез”, – диде хәзрәт.

“Хаҗга барганда Мәккә белән Мәдинә арасында бер шәһәр бар. Анда килеп, ул Казан бае Хөсәен бине Йосыфның каберен эзләп таба һәм Коръән укып, дога кыла. Аннан соң, Мәрҗани үләренә өч ай кала яраткан шәкертенә “вафат булырмын, бер-ике кеше күтәрә алмаслык иске имля белән язылган таш куярсыз” дип хат яза”, - дип аңлатты ул.

Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов әлеге тарихи урында комплекс кирәк дигән фикердә. “Бу урынны комплекс итеп ясасак, бик әйбәт булыр иде ул. Бу – Чувашстан гына түгел, ә бөтендөнья татарларның горурлыгы. Сез моның белән бик каты горурланырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл халкына.

Хәзрәт чара ахырында һәр каберлекләрне ачыклап, альбом ясарга киңәш итте. “Сезнең андый байлыгыгыз бар. Нинди мәчетләр, имамнар, күренекле шәхесләр, изге урыннар булган – барысын бергә туплап чыгарырсыз дип өметләнәм”, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100