news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә барлык тарихи урыннарны каталог итеп чыгарырга тәкъдим иттеләр

Җирле халык кайбер каберташларның югалуы турында әйтте.

Чувашиядә барлык тарихи урыннарны каталог итеп чыгарырга тәкъдим иттеләр
Абдул Фархан

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Журналист Рәфис Җәмдихан Чувашия территориясендәге тарихи урыннарның барысы да истәлек җиренә кертеп бетерелмәгәнен, ул урыннарны каталог итеп чыгарырга кирәклеген әйтте.

Бу хакта ул Чувашиядә узган тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә сөйләде.

Мисал итеп, ул тарихчы Хөсәен Фәезхановны китерде. “Яльчик районы Байтирәктә каберташлар бүгенге көндә юк, галим язмаларында гына сакланган. Шул каберташларның барысын бергә карталарын төзеп, каталог итеп бастырып чыгарасы иде”, - диде Рәфис Җәмдихан.

“Чувашиядә билгеле булган утыздан артык мөселман каберташы бар. Әмма аларның күбесе уылган, югалган”, - диде ул.

"Бер кызык хәл булды: бер авылдагы зиратны җирле чувашлар мишәр зираты дип йөртә, ә чувашларның хәзерге яшьләре тотканнар да ул безнең зират дип, үзләренең ташларын куя башлаган. Хәзер инде аны мишәр зираты дип атамыйлар", - дип сөйләде Рәфис Җәмдихан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100