news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә балалар өчен ифтар оештырылган

Республика мөфтияте һәр балага күчтәнәчләр таратты.

Чувашиядә балалар өчен ифтар оештырылган
tatar-congress.org

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Чувашиянең данлыклы Шыгырдан авылында сабый балалар өчен Ифтар мәҗлесе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матубгат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада балалар бакчасынны йөрүчеләр дә, мәктәп укучылары да катнашты. Республика мөфтияте һәр балага күчтәнәчләр таратты. 

Инвалид һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 50 балага махсус бүләкләр өләштеләр. Төбәкнең Диния назәрәте рәисе Мансур хәзрәт сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга бүләк тарату өчен генә тугел, ә динебез, гореф-гадәтләребезне аларның күңеленә сеңдерү өчен дә кирәк.

Бәйрәм азагында балалар ифтар ашы мәҗлесендә дә кунак булдылар. Өстәлләрне әзерләгәндә, өлкәннәргә үзләре дә бик теләп булыштылар. Мәҗлесне Мансур хәзрәт алып барды һәм балаларга Рамазан ае, Ураза, ифтар хакында сөйләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot