news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия вәкиле туган телне өйрәнү мәгарифтән тыш башка өлкәдә дә булырга тиеш дип саный

Артём Носков фикеренчә, Чувашиядә туган телләрне өйрәнү проблемасы көн кадагында тора.

Чувашия вәкиле туган телне өйрәнү мәгарифтән тыш башка өлкәдә дә булырга тиеш дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Татарстан Республикасы чуваш милли-мәдәни автономиясе"нең яшьләр сәясәте җитәкчесе урынбасары Артём Носков туган телләрне өйрәнүне мәгариф ягыннан гына түгел, башка өлкәләрдә дә үстерергә кирәк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"га үзе сөйләде.

"Чувашия республикасында да туган телләрне өйрәнү проблемасы бар. Туган телне сайлау буенча укуны плюс дип саныйм. Әмма телләрне өйрәнү барыбер көн кадагында тора. Мәгариф ягыннан гына түгел, башка өлкәләрдә дә үсәргә кирәк", - диде Артём Носков.

Мисал буларак, ул Халыкара туган телләр көненә багышлап оештырылган концертта халыкны мәдәният һәм сәнгать ягыннан җәлеп ителгәнен әйтте. "Кешегә тел ошый икән, ул аны кызыксынып үзлегеннән өйрәнәчәк, теләге генә булсын", - диде ул.

"Идел буе халыкларының барысы да бер-берсе белән бәйләнештә тора. Татар халкы белән без күптәннән элемтәдә торабыз, бигрәк тә татар яшьләре форумында актив катнаша килдек", - диде Артём Носков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100