news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия татарлары Милли-мәдәни берләшмәсе мәктәпләрне яңа китаплар белән тәэмин итә

Очрашуда каникул вакытында балаларның ялын оештыру, имтиханнарга әзерләнү, туган телне өйрәнү турында сөйләштеләр.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм капиталь ремонттан соң ачылган Шыгырдан авылының 1нче урта мәктәбе яңа китаплар кабул итеп алды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Чувашия татарлары Милли-мәдәни берләшмәсе җибәргән.

Татар Согыты авыл җирлеге башлыгы Динар Козлов һәм мәктәп директоры Гөлнур Сабитова укучылар, ата-аналар, укытучылар исеменнән шундый кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика татарлары берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән аралашты, каникул вакытында балаларның ялын оештыру, имтиханнарга әзерләнү, туган телне өйрәнү, авыл җирлегендә яшьләргә ярдәм итү турында фикер алышты.



news_right_1
news_right_2
news_bot