news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый

«Безгә үзебезнең гореф-гадәтле, мәңгелек Татарстанлы булу кирәк», — дип яза Фәрит Гыйбатдинов.

Чувашия татарлары Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Чувашия татарлары Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, алар инде бабаларыбызның фоторәсемнәрен күтәрмичә, дога белән котларга булган.

"Һәрбер гаиләдән сугышта катнашкан бөтен милләттәшләребезне искә алып, бер-беребезне котларга булдык. Кыпчак ыруларыннан, төрки, болгар бабайлардан, бүгенге көнгә татар булып олы милләт булып формалашканбыз, безгә сугыш кирәкми. Безгә тынычлык кирәк, саулыклы, татар телле, мәдәниятле, башка халыклар белән тату, үзебезнең гореф-гадәтле, мәңгелек Татарстанлы булу кирәк», — дип яза Фәрит Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100