news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары автономиясе рәисе: Фәрит Гыйбатдиновның киңәшләре җитми

Бүген Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновның якыннары аның турында үз истәлекләре белән уртаклашты.

Чувашия татарлары автономиясе рәисе: Фәрит Гыйбатдиновның киңәшләре җитми
Салават Камалетдинов

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Фәрит Гыйбатдиновны дуслары, туганнары, хезмәттәшләре искә алды. Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин Фәрит Гыйбатдиновның киңәшләре җитмәве турында әйтте.

«Фәрит абыйны бер көнгә дә оныткан юк, һәрвакыт төшләремә керә. Без аның белән чын дуслар булдык. Бөтен эшне киңәшләшеп эшли идек. Хәзер ул үзе, аның киңәшләре җитми», — дип «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты ул.

«Фәрит абыйга бөтен сереңне сөйләп, проблемалар белән уртаклашып була иде. Аңа һәрчакта да таянырга мөмкин иде. Гел элемтәдә булдык, ярдәм кулын һәрвакытта сузды», — диде Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100