news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтендә хәләл туклану турында сөйләделәр

Вәгазьне мәчет мөгаллиме Гали хәзрәт Сәлахов үткәрде.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Чувашия Республикасының Яльчик районы Сориле авылында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре хатын-кызлар өчен хәләл һәм хәрәм ризык турында вәгазь сөйләде.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән Дини идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вәгазьне мәчет мөгаллиме Гали хәзрәт Сәлахов үткәрде.

Нәкъ менә хатын-кызлар гаилә әгъзалары өчен аш-су әзерләү белән шөгыльләнә. Хәзрәт хәләл һәм хәрәм ризык төрләре, аларның аермалы яклары, хәләл азыкның өстенлекләре һәм ислам кануннары буенча тыелган ашамлыкларның зыяны турында сөйләде.

Моның мисалы буларак хатын-кызлар хәләл ризыклардан торган табын әзерләде. Вәгазь дустанә шартларда чәй эчү белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100