news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Чувашия белән Татарстан җирле үзидарә реформасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

^Чувашия белән Татарстан җирле үзидарә реформасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Мария Семенова). Бүген Татарстанга Чувашия Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре делегациясе килде. Визитның максаты - җирле үзидарә реформасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.

Чувашия муниципалитетлары вәкилләре Татарстан икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева һәм ТР юстиция министры Мидхәт Корманов белән очрашты.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасына җирле үзидарә турындагы законны гамәлгә ашыруның төрле аспектлары тәкъдим ителде. Аерым алганда, Алевтина Кудрявцева индикатив идарә системасы буларак 1998 елда кертелгән дәүләт идарәсе ысулының агымдагы елның гыйнварыннан җирле үзидарә реформасына кыенлыкларсыз керергә мөмкинлек бирүе турында бәян итте. Ул республикада статистика хисабы системасы саклануы, барлык районнар һәм авылларда тормыш сыйфаты мониторингы үткәрелү һәм шуның нигезендә кулланучылар бюджеты системалары базасы төзелүе турында белдерде. Республика парламенты муниципалитетларга дәүләт вәкаләтләре бирү турындагы закон проектларын кабул итте. Шул ук вакытта хисаплылык системасы эшкәртелгән, аның буенча муниципалитетлар әлеге вәкаләтләрне башкарганда республика белән элемтәдә торачак. Алевтина Кудрявцева Чувашия вәкилләренә мондый системаны күз уңаенда тотарга киңәш итте.

ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, үз чиратында, республикада җирле үзидарә өлкәсендәге законнар чыгару эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда, ул әлегә Татарстанда гына кулланылган яңалыклар турында әйтеп узды. Аларга Татарстан Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылган норматив-хокук актларының электрон базасы да керә. Хәзерге вакытта банкта республика муниципалитетлары кабул иткән 1500 хокук акты бар. Аларның барысын да теләгән һәркем кереп карый ала.

Чувашиядән алынган бер яңалык - Татарстан Юстиция министрлыгы каршында республиканың җирле үзидарә органнары белән хокук мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек департаменты төзү. Министрлык муниципалитетларда кирәкле юридик консультацияләр бирәсе белгечләрне укытуны финанслауны тулысынча үз өстенә ала.

Гомумән алганда, очрашу конструктив диалог рәвешендә узды. Чувашия Республикасы вәкилләре Татарстанның җирле үзидарә реформасына керү үзенчәлекләре белән нык кызыксынды һәм Татарстан ягын үзләренә чакырды.

Ике күрше республиканың җирле үзидарә реформасы өлкәсендәге җитлеккән эшләнмәләре бар. Моның кебек тәҗрибә уртаклашулар кызыклы гына түгел, бу юлда республикалар өчен файдалы да булып чыгар ахыры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100