news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш журналисты милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип саный

Ирина Трифонова сүзләренчә, ата-аналар уйламыйча туган телләрдән баш тартачаклар.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Журналист, язучы, Татарстан Республикасының чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирина Трифонова милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, ата-аналар ирегенә бирелгән очракта, алар киләчәкне уйламыйча туган телләреннән баш тартачаклар.

  • Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.

Ирина Трифонова Дәүләт Думасына кертелгән закон проектына тискәре каравын әйтте. “Минемчә, бу закон проекты уйланылмаган. Туган телләрне ирекле рәвештә укытырга ярамый, чөнки ата-аналар уйламыйча туган телләр урынына рус телен сайлый башлаячаклар. Милли телләрне мәҗбүри рәвештә укыту-укытмау мәсьәләсен берничек тә ата-аналар хәл итә алмый. Ата-аналар берләшмәсе хәл итә торган сорау түгел бу. Ахыр чиктә милли телләр юкка чыгачак. Мегаполисларда инде милли телләр тиз темплар белән бетеп килә. Якын киләчәктә төрле милли телләр буенча белгечләр дә калмаячак, аларны әзерләүче кешеләр дә булмаячак”, - диде Ирина Трифонова. Ул милли телләр язмышын филологлар, галимнәр, тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип санавын әйтте.

Журналист сүзләренчә, милләтләрне кече халыклар дип атау дөрес түгел. “Бу – ялган. Без – кече халыклар түгел. Татарлар халык саны буенча икенче урында тора, чувашлар – дүртенче урында. Шулай ук милли республикалар да бик күп. Россия Федерациясе бит ул тоташтан милли республикалардан тора”, - диде ул.

Ирина Трифонова сүзләренчә, үзенең туган телен белгән кеше рус телен дә, башка милли телләрне дә, чит телләрне дә әйбәтрәк өйрәнә. “Туган тел – ул барлык әйбернең нигезе. Нәкъ менә туган тел аша кеше әйләнә-тирә дөнья асылына төшенә. Бу генетика буларак безнең канга сеңгән. Мин болай дип кенә әйтәм: аңлы кеше туган телен мәҗбүри рәвештә укырга һәм өйрәнергә тели, ә инде аңсыз кеше әлеге закон проектының һәлакәтлелеген хәтта аңлап та бетерми. Фикер йөртә белә торган кеше туган телләрне мәҗбүри рәвештә укырга кирәк икәнен аңлый”, - диде журналист.

Ирина Трифонова сүзләренчә, Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты кабул ителмәсен өчен, милли республикаларга берләшеп, уртак документ булдырырга кирәк. “Минем фикеремчә, дәүләт депутатлары тел мәсьәләсен хәл итәргә тиеш, чөнки тел вәзгыяте бары тик начарлана гына”, - диде Ирина Трифонова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100