Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина Казанда өч телдә концерт куйды
"Мин үземне өч эстрада җырчысы дип саныйм", - диде җырчы.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Милли китапханәсендә Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина сәгать ярым дәвамында концерт бирде. Автор-башкаручы өч телдә - татар, рус, чуваш телләрендә җырлады.
- Фәридә Фәйзуллина Чуваш Республикасының Батыр районы Красномайск авылында туган. 2016 елда ЮТВ (Чабаксар шәһәре) телеканалы үткәргән “Ел башкаручысы” конкурсында беренче урынга лаек булган.
Фәридә - чуваш эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе булган татар кызы. Җырчының Казанда икенче тапкыр чыгыш ясавы. Тәүге концертын ул былтыр "Ак Барс" яшьләр сараенда куйды.
"Шушы залда татар, рус теле белән беррәттән, чуваш, удмурт, мари теле дә яңгыраса, без шат кына булачакбыз. Бу - халыкларның дуслыгына һәм ныклыгына китерә. Фәридәне без радио яки телевидение аркылы күбрәк беләбез. Бүгенге кичә Казан тамашачысына якынаюыгызга нигез булсын иде.
Милли китапханә диварларыннан башланып киткән иҗат бәйрәмегез тагын да зуррак залларда дәвам итсен", - диде Татарстан Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев. Ул китапханә исеменнән җырчыга шигырь җыентыклары бүләк итте.
Фәридә Фәйзуллина беренче чыгышын татар телендә башлады. Тамашачыларга "Кояш баеганда" җырын тәкъдим итте ул. Аннан соң шул ук җырның чувашча вариантын башкарды.

"Бүген, ниһаять, Казанга килеп җиттек. Моңа кадәр Түбән Кама, Аксубай, Нурлатта, тагын берничә авылда чыгыш ясадык. Барысы алты концерт булды. Бу инде безнең "Дуслык күпере" проектының йомгаклау концерты", - диде Фәридә Фәйзуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Җырчы сүзләренчә, аңа өч телдә җырлау кыенлык тудырмый. "Шуңа инандым: минем татарча җырлавымны - чувашлар, чувашча җырлавымны татарлар кабул итә. Мин - өч эстрада җырчысы", - диде Фәридә Фәйзуллина.
Алып баручы, Фәридә Фәйзуллинага сораулар биреп, җаваплары аша халык белән таныштырды. Җырчы җыр язарга илһамны кайдан алуын сөйләде. "Җырлар киеренке халәттә, бушанасы килгәндә күбрәк языла", - диде ул.
Фәридә Фәйзуллинаның Казандагы иҗат кичәсендә җырчының җыр авторлары Филүс Хисаметдинов, Хәйдәр Әхмәтшин һәм Чувашия халыклары ассамблеясы вәкилләре катнашты.
"Фәридә елга бер җыр язса да, аны чын күңеленнән яза", - диде Филүс Хисаметдинов. - Аны хәтта Минтимер Шәймиев та бәяләде. "Бу баланың моңы йөрәгеннән чыга" диде беренче Президент. Фәридә, акыллым, чыннан да синең моңың да, көең дә йөрәгеңнән чыга. Гомерең мәхәббәтле, бәхетле, мәхәббәт һәм бәхетең гомерле булсын".
Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина концертын карарга теләүчеләр шактый җыелды. Оештыручыларга өстәмә урындыклар да куярга туры килде.
Фәридә Фәйзуллина - чуваш авылында туган татар кызы. Аның әтисе дә, әнисе дә татар. "Без өйдә татарча сөйләштек, татар җырларын тыңладык", - диде җырчы. Ул тамашачыга Әлфия Авзалова репертуарыннан "Картаямени соң йөрәк?" җырын тәкъдим итте. Аңа тамашачылар да кушылды.

Фәридә Фәйзуллинаның иҗат кичәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтте.
Үзен өч эстрада җырчысына санаган Фәридә Фәйзуллинаның киләчәккә планнары һәм эстрада турындагы фикерләрен соңрак "Интертат"тан укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз