news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш Республикасында татар теле дәресләре кыскартылмаган

Укучылар атнасына ике сәгать - татар теле, бер сәгать әдәбият укый.

(Чуваш Республикасы, Батыр районы, 28 декабрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Чувашстанда татар теле дәресләре кыскартылмаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесе бүген Батыр районының Озын Куак авылы мисалында күрде.

"Мәктәптә татар балаларына мәҗбүри төстә  атнасына ике сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият дәресе керә. Чуваш телен дә уку мәҗбүри, чөнки ул - республиканың дәүләт теле. Татар теле дәресләреннән тыш, мәктәптә татар теле түгәрәкләре дә эшли, - диде татар теле укытучысы Земфира Таҗетдинова. - " Нәфис сүз" һәм" Кызыклы грамматика" түгәрәкләрендә сөйләм культурасы, иҗади мөмкинлекләрне үстерәбез, татар теленә кызыксыну уятырга тырышабыз. Ел саен мәктәптә татар теле атналыгы уза, шул көннәрдә спектакльләрдән өзекләр күрсәтәбез.

Бүген Озын Куак урта мәктәбендә 181 бала укый. Шуның 123е - татар милләтеннән. Быел мәктәпкә республика бюджеты һәм иганәчеләр ярдәме белән 3 млн 12 мең сумлык капиталь ремонт ясалган: түшәм-идәннәр, җылылык үткәргечләре алыштырылган. Балалар беренче чиректә иске мәктәптә белем алса, 30 октябрьдән төзекләндерелгән яңа мәктәп кулланылышка тапшырылгач, икенче чирекне яңартылган бинада каршылаган.

Искәртеп үтик, бүген Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. 150 кешегә исәпләнгән, 525 квадрат метрлы бинаны өч ай эчендә сафка бастырганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100