news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш Республикасында мәктәп автобусы һәлакәткә юлыккан

Автобуста булган ун бала зыян күргән.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Чабаксарда мәктәп автобусы һәлакәткә юлыккан – 12 кеше, шул исәптән 10 бала зыян күргән, дип яза ашыгыч хезмәтләр хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

“Сишәмбе Чабаксарда мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт аркасында 12 кеше, шул исәптән 10 бала зыян күргән”, – диелә агентлыкка җиткерелгән хәбәрдә.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында ачыклык кертүләренчә, микроавтобуста булган барлык балалар һәлакәт урыныннан дәвалану һәм тикшеренү өчен Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте маршрут таксиеның мәктәп автобусына юл бирмәү аркасында килеп чыккан. Йөртүчеләрнең берсе авыр хәлдә, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100