Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чуваш республикасында "Кәрван Мирас" фестиваленең йомгаклау тамашасы узачак
Йомгаклау Чабаксар шәһәрендә Чуваш республикасының халыклар дуслыгы йортында узачак.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Чуваш республикасының башкаласы, Чабаксар шәһәрендә "Кәрван-мирас" фестиваленең йомгаклау тамашасы узачак. Бу хакта Фәрит Гыйбатдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Тамаша 6 декабрь көнне Чуаш республикасының Халыклар дуслыгы йортында сәгать 14:00 башланачак. Килгән кунаклар беренче булып Чуваш республикасы рәссамнары күргәзмәсе ачылышын күрәчәкләр. Тамаша сәгать 15:00 башланыр дип көтелә. Тамаша башлануга ярты сәгать калгач кунакларга Чуваш республикасының кайбер татар авылларының видеоклипларын күрсәтәчәкләр.
Тамаша сәгать 15:00 башланачак. Концертта Чуваш республикасының иң популяр татар коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арсында: "Мишәр" ансамбле (Урмай), "Ялкын" (Чабаксар шәһәре), Бишек авылы халык театры, "Тамчы" (Шыгырдан), "Тамчы" (Урмай), "Островок" (Комсомольск). Шулай ук, Чуваш республикасының танылган татар җырлары башкаручылары Илдус Шәйдуллин, Илнар Хисамов, Гүзәлия Йолдыз, Юлия Ганина, Диләрә Вахитова, Резиля Серенеева һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Концертның азагында Мәүлид ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) туган көне уңаеннан Коръән укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз