news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш республикасы татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнашачак

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, диктантны Шыгырдан авылы мәктәбендә язачаклар

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Чуаш республикасындагы Батыр районы Шыгырдан авылы “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Бу хакта “Татар-информ”га тумышы белән Шыгырданнан булган Россия ислам институты студенты, журналист Алмаз Биккол хәбәр итте.

Алмаз Чуашстан татарлары бу акциядә катнашмый калса дөрес булмас иде дип саный: “Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бердәм халык. Чувашстан татарлары шундый файдалы, мәгънәле акцияләрдә катнашырга бик шат булыр дип уйлыйм мин. Аларга мөмкинлек биреп, аларны чакырырга гына кирәк”, - ди ул.

Чуашстанда мондый акция беренче тапкыр уздырылачак, диде Алмаз Биккол. “Татар теле тирәсендә ыгы-зыгылар булган вакытта безнең бу акциягә кушылуыбыз безнең аның актуальлеген арттыра. Без бөтен дөньяга бердәм халык икәнебезне белгертергә тиешбез. Без күп, һәм без көчле”, - дип сөйләде ул.

Диктантны профессор Әнвәр Зиатдин улы Фәизов исемен йөрткән мәктәпнең китапханәсендә язачаклар. “Диктантны тикшерү өчен ике мәктәптән татар теле укытучылары җәлеп ителәчәк”, – дип хәбәр итте Алмаз Биккол. Ул якташларының бу чарада күбрәк катнашуын теләвен әйтте: “Бөтен авылдашларымны, күрше авылларда яшәүче милләттәшләремне шушы акциядә катнашырга чакырам”.

Искәртеп үтик, “Татарча диктант” акциясе 25 ноябрь көнне сәгать 10:00 дә - 9 илдә һәм 20 төбәктә узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек язачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100