news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш республикасы татар коллективларының этник мирасы фестивале үтте

Концертны оештыручылар авылларда яшәүчеләр актив булса да, шәһәр татарларының пассив булуын билгеләп үтте.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). 26нчы гыйнвар Чувашстан республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә Чувашстан татар коллективларының этник мирасы фестивале үтте. Бу хакта Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Гыйбатдинов белдерде.

“Бүгенгесе көндә Чуашстанда татарлар мескен дәрәҗәсендә түгел, аларның яшәү рәвешендә халкыбызның милли иҗаты югары дәрәҗәдә, аның үзенең аерым популяр җырчы артистлары да бар”. – ди Фәрит Гыйбатдинов.

“Чувашстанда татарлар яшәгән бөтен җирлектәдә мәчетләр бар, бигрәк тә авыл җирлегендә алар бик зур эш алып баралар. Әмма шәһәрдә әлегә эш башкачарак. Яңа Чабаксарда мәчет төзелеп килә. Анда 5-6 мең татар бар. Әмма халыкның күпчелеге мәчетне төзүдә битараф. Милли һәм дини тормышта да бик актив түгел, күбесе читтән генә күзәтә. Әлеге калада милли концертларыбыз да дистә елга якын булганы юк. Халык никтер бер-берсенә ышанып җитми.

Яңа Чабаксарда милли үз-аң үз урынын таба алмыйча интегә бугай. Шул ук вакытта шәһәрнең милли-мәдәни мөхтәрияте һәм мөселманнарның мәхәлләсе дә бар. Аның төп эше - мәчет төзү. Икесенең дә җитәкчесе бер - Минкадыйр әфәнде Рәҗәпов. Менә шуның өчен дә, Чувашстанның милли-мәдәни мөхтәрияте яңа “Милли мирас” проектын әлеге Яңа Чабаксар шәһәреннән башларга булды. 600 урынлы Химиклар сарае 400-гә якын милләттәшебезне һәм башка халыкларны шушы бәйрәмгә сыйдырды, алар барысы да татар халкының җыр биюләрен тыңларга килделәр”, – дип белдерде Фәрит Гыйбатдинов.

Чарада танылган җырчы Фәридә Фәйзуллина, Ильдус Шәйдуллин, Наил һәм Гөлнара Шәриповлар, Илнар Хисамов, Рәзилә Серенеева, Азат Фәсхетдинов, саксофончы Хәйдәр Какаев һәм башкалар катнаштылар. Шыгырдан авылының “Биләр”, Комсомолдан “Островок”, Урмай авылының “Мишәр” бию төркемнәре казан татарлары, мишәр, төрек биюләрен күрсәткән.

“Бу фестиваль бер залда төрле милләт кешеләрен берләштергән чын халык дуслыгы бәйрәме булды,” – дип яза Фәрит Гыйбатдинов.

Җыелган халыкның тизрәк концерт карыйсы килсә дә, бәйрәмне бисмилласыз һәм вәгазсез башламаганнар. Чуваш республикасы татарларының милли гадәте шундый.

“Кыска керешле тантаналы ачыштан соң, вәгазьне Тукай авылы имам-хатыйбы, Чувашстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Наил хәзрәт Җамалетдинов үз телебездә бик оста итеп сөйләде. Оештыручылар куйган максатны җиренә җиткезде. Әлеге вәгазьдән 10-20 кеше күңеленә, җанына ләззәт алса, динебезгә булган күңел капкачын ача алса, димәк, без оештыручылар максатыбызга ирештек дигән сүз”, - дигән фикердә Фәрит Гыйбатдинов.

Бу проектның оештыручысы Чуваш Республикасы татарларының милли мәдәни автономиясе. “Милли мирас” ел дәвамында Чуваш Республикасы шәһәрләре һәм татар авылларында чыгышлар ясаячак. Икенче концерт Чувашстан татар мәдәнияте көннәрендә Ульяновск шәһәрендә уздырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100