news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш Республикасы делегациясе Лаеш районында булды

Монда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров каршылады.

(Лаеш, 31 август, "Татар-информ", "Кама ягы"). Чуашстан Республикасы делегациясе Лаеш районында булды. Күрше төбәк муниципаль берәмлекләр вәкилләре районның икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәдәге уңышлары белән таныштылар, дип яза район газетасы.

Делегатлар визиты Комлы Ковалида башланды. Монда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров каршылады. “Дуслык” спорт-ял үзәгенә керү алдында аларны үзебезнең йола буенча ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Хореограф Ринат Хәмидуллин акробатика могҗизалары күрсәтте.

-Безнең район динамик үсә, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. – Яңа предприятиеләр ачыла, ФАПлар һәм мәдәният йортлары калка. Әмма Лаеш ягының иң зур байлыгы – аның кешеләре. Һәр кеше кече туган иленнән китмичә үз урынын тапсын өчен без барысын эшләргә тырышабыз. Уртак тел табу һәм Татарстан белән Чуашстан арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру мөһим. Лаеш районында чуаш халкы яшәгән урыннар бар, шулай булгач безнең уртак нәрсәләребез күп.

Спорт-ял үзәген каргач кунаклар “Изумрудный город” паркына юл алдылар, аннан “Алтын ачкыч” балалар бакчасына керделәр. Михаил Афанасьев Чуашстан вәкилләренә “Транснефть” компаниясе ярдәмендә дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында табиблык амбулаториясе төзелеше турында да сөйләде. Лаеш ягы кунаклары ишекләр, капкалар һәм рольставнилар ясаучы “Дорхан 21 гасыр Казан” заводында булдылар. Аннан соң Чуашстан Республикасы вәкилләре “Рамаев” КФХга юл тоттылар. Монда аларны предприятие җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов каршылады һәм бизнесы белән таныштырды:

-Без авылда яшәүчеләр белән берлектә үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде фермер. – Кешеләр үрдәк бәбкәләре алалар һәм үстерәләр. Кош 42 көндә үсеп җитә – мәсәлән, бозауларга караганда күпкә тиз. Авыл кешеләренең акча эшләү мөмкинлеге бар , ә безнең продукциягә Татарстаннан читтә дә ихтыяҗ зур.

Ферманың брендына әйләнгән “түбәтәйле үрдәк” күпләргә таныш икән. Ә инде белмәгәннәре үрдәк ите белән пешерелгән пирожкидан авыз итә яки КФХның фирма кибетеннән продуктлар сатып ала алды.

Делегация маршруты Сокуры авылы аша үтте. Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина кунаклар өчен Державин исемендәге бакча буйлап экскурсия үткәрде һәм бу якларның тарихы турында сөйләде. Күрше төбәк вәкилләре безнең бөек якташыбыз һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Егорьево авыл җирлегендә аларга Богоявления Господня чиркәвен, шулай ук гражданнарның үзара салым акчаларына ремонтланган объектларны күрсәттеләр: юллар һәм зират.

Каипы мәдәният йортында түгәрәк өстәл булды, аның эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Чуашстан республикасы администрация башлыгының җирле үзидарә органнары белән эшчәнлек алып бару бүлеге начальнигы Игорь Николаев катнашты. Кунакларга Лаеш районы казанышлары турында мини-фильм күрсәттеләр.

-Районда өченче ел инде гражданнарга үзара салым салу буенча программа тормышка ашырыла, - дип аңлатты Татьяна Борһанова. – Ул үзен нәтиҗәле танытты. Кешеләр җыйган һәр бер сумга дәүләт тагын дүртне өстәде. Моның исәбенә районда күп кенә көнкүреш проблемаларын хәл итә алдык. Зиратларда коймалар, юл капламы, суүткәргеч системалар ремонтланды, урам яктырткычлары куелды, бункер мәйданчыклары, уен мәйданчыклары эшләнде.

Рождествено һәм Татар Сараланы авыл җирлекләре башлыклары Сергей Гуцу һәм Илшат Мөбарәкшин программаның аерым торак пунктлардагы уңышлары хакында сөйләделәр.

Чуашстан вәкилләре Лаеш районы уңышларына сокландылар. Алар бик күп сораулар бирделәр һәм үзара салым буенча Татарстан программасын тикшерделәр. Алар лаешлыларны кунакка чакырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100