news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чуваш халкы “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруында төшкән

Алар гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләп, җыр-шигырьләр, биюләр дә башкарган.

Чуваш халкы “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруында төшкән
buinsk-tat.ru

(Буа, 8 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның "Авангард” хуҗалыгында хезмәт куючы чувашлар “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарча яхшы белүче хезмәткәрләрне тапшыруны әзерәүчеләр урында кастинг үткәреп үзләре сайлап алган. Шул рәвешле, татарча “Башкваткыч”та белемнәрен терлекчеләр Надежда Кириллова, Татьяна Халитова һәм куркынычсызлык хезмәтеннән Вадим Андреев сынады.

Алар башваткычтагы авыл тормышына, авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык сорауларга җавапларны белгәннәр – тамашачылар ярдәме кирәк булмаган. Шулай ук алар чуваш милләте тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләп, җыр-шигырьләр, биюләр дә башкарган.

Күңелле тапшыру эфирга 21 апрель көнне чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot