news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш бәйрәме Уявны Нурлатта билгеләп үттеләр

Бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарыннан күпсанлы коллективлар килде, шулай ук Самара өлкәсе, Чувашия һәм Башкортстан делегацияләре булды.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бөтенроссия Уяв чуваш милли бәйрәме Россиянең төрле почмакларыннан кунакларны 12нче тапкыр Нурлат мәйданына җыйды. Бу хакта “Дуслык” газетасы яза.

Бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарынн күпсанлы коллективлар килде, шулай ук Самара өлкәсе, Чувашия һәм Башкортстан делегациясе булды.

Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуваш милли конгрессы президенты Николай Угаслов катнашты.

Мәртәбәле кунакларны күмәч һәм милли тәм-том белән каршы алдылар. Мәйданда чуваш халкы йортын хәтерләткән йортлар куелган, анда аларның гореф-гадәтләре чагыла. Шулай ук биредә халык иҗаты эшләре дә куелган.

Бәйрәмдә катнашучылар милли ризыклардан авыз итте, үзешчән ансамбльләр чыгышын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100