Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чусовой шәһәре велосипедчылары Түбән Камага киләчәк
Сәфәрчеләр Түбән Камага 18 июль көнне килеп җитәчәк.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Россиянең Чусовой шәһәре велосипедчылары Түбән Камага киләчәк. Аларның бу визиты Чусовой металлургия заводына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Юбилей хөрмәтенә шәһәр халкы гомуми озынлыгы 692 км тәшкил иткән маршрут буенча велосипедта сәяхәткә чыккан, планнарында - Татарстанның Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен дә карау.
Сәфәрчеләр Түбән Камага 18 июль көнне килеп җитәчәк. Спортчылар велосипедлар музеенда һәм Красный Ключта булачаклар, соңыннан 16:30 сәгатьтә "Велики" паркындагы уку корпусында Түбән Каманың һәвәскәр велосипедчылары белән очрашачаклар.
Чусовойдан килгән кунаклар белән очрашуда һәркем катнаша ала. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8-917-271-34-66.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз