news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чумык авылында да мәчет төзеләчәк

Үткән атнаның ахырында үзәктән иң еракта урнашкан Аромаш районының бик борынгы Чумык авылында мәчеткә нигез салу тантанасы булып үтте


(Төмән, 6 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Үткән атнаның ахырында үзәктән иң еракта урнашкан Аромаш районының бик борынгы Чумык авылында мәчеткә нигез салу тантанасы булып үтте. Чумыкның күп еллар салынган агач мәчете тузган, эшкә яраксыз иде инде.
Менә, ниһаять, авылның яшь патриотлары башлангычы һәм иганәчелек ярдәме белән анда да мәчет төзеләчәк.
Мәчеткә нигез ташын салу көненә Чумыкта яшәүче Шамил, абыйсы Вәлит һәм энеләре Зиннур Юмаевлар үз акчаларына нарат агачыннан бура һәм мүк әзерләп куйганнар, районның бер эшмәкәре цемент, икенчесе кран китерткән.
Чумык кешеләре генә түгел, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде мәчеткә нигез салу бәйрәменә.
Чумыклылар өчен тарихи бу вакыйга Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсендә вәкиллеге җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Коръән сурәләрен укыганнан соң күмәк дога кылудан башланып китте.
Фатыйх хәзрәт Чумык кешеләрен мәчет төзүгә рухландыручы да, бу эштә киңәшчеләре дә. Мәчеткә нигез салуда актив катнашкан кешеләргә, гадәтенчә, аның дини китап һәм журналлар бүләк итүе дә бәйрәмгә аеруча җанлылык, күркәм ямь өстәде.
Тантана хөрмәтенә авыл халкы мул аш өстәлләре дә корган иде. Сый-хөрмәт күргәннән соң, ирләр өмә рәвешендә мәчет бурасын күтәреп тә куйдылар. Авыл халкы, читтә яшәгәннәре дә, туган авылларында мәчет төзелешенә хәлдән килгән ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерделәр.
Чумык авылы кергән Ново-Петровка җирле үзидарә берәмлеге җитәкчесе Саҗидә Садыйкова да мәчет төзүгә карата теләктәшлеген күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100