news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чума карантины аркасында, Россия туристлары Монголиядән кайта алмый

Баян-Улгий провинциясендә Россиянең 17 гражданы калган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Монголия көнбатышында чума чиренең ике очрагы теркәлгән һәм карантин кертелгән. Шул хәл сәбәпле, 17 россияле илгә кайта алмый. Бу хакта Россия илчелегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Монголия хакимияте, чума ачыклану сәбәпле, Монголия көнбатышында Баян-Улгий провинциясендә карантин игълан итте, - дип сөйләгәннәр дипломатик вәкиллектә. - Ул 30 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә безнең белән Россиядән 17 турист элемтәгә керде».

«Аларның сәламәтлеге белән проблемалары юк, 6 майда карантин бетерелер һәм алар кайтыр дип өметләнәбез, - дигән илчелек вәкиле. - Без алар белән элемтәдә торабыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтәбез».

Дипломатик вәкиллек хәбәре буенча, Баян-Улгий провинциясендә кыргый хайван итен ашагач, ике кеше чума йоктырып үлгән. Башка зарарланучылар юк. Мондый хәлләр берничә елга бер тапкыр була, чөнки бу җирлектә зарарлану чыганагы бар. Россия Илчелеге россиялеләргә Монголиянең бу өлешенә барудан тыелып торырга киңәш итә, чөнки карантин тәмамланганчы алар провинциядән китә алмаячак.

Баян-Улгий провинциясендә калган россиялеләр арасында Мәскәү, Екатеринбург, Новосибирск кешеләре бар. Шулай ук анда башка илләрдән, шул исәптән АКШ, Япония, Германиядән килгән туристлар да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100