news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлилова: Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә аның һәйкәле - минем өчен изге урын

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан иртәгә Казанда, җәлилчеләрне искә алу чарасында катнашачак.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). "Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә җәлилчеләрне искә алу көнендә әтиемнең һәйкәле янында булам. Ул - минем өчен изге урын", - дип белдерде герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. 

Искәртеп үтик, 25 август көнне, Казанның 1 Май мәйданында, җәлилчеләрне искә алу чарасы уза.  

“Бу - безнең гаиләбез өчен бик мөһим көн. Без һәр ел әтиемнең һәйкәле янына киләбез. Мин, монда килеп, халыкның әтиемне хөрмәт итүен, яратуын сизәм, аларның җылылыгын тоям. Шуңа Хәтер көнендә бу урында булу минем өчен бик мөһим. Иртәгә мин әтиемнең музеенда да булачакмын. Иң мөһиме - мин халкым янында, әтиемне хөрмәт иткән укучылары янында булам”, - диде Чулпан Җәлилова.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан яшьләрдәге ватанпәрвәрлек аларның күңелендә булырга тиеш, дип саный.

“Бөек Ватан сугышы безне әле дә "җибәрми". Без һәрвакыт сугышта катнашканнар турында уйлыйбыз, аларны искә алабыз. Сугышка багышланган күп кенә фильмнар, әсәрләр, спектакльләр, мәкаләләр бар. Яшьләр, һәлак булучыларның безнең матур киләчәк өчен баш салганнарын истә тотсын. Алар тыныч киләчәк өчен гомерләрен дә кызганмаган. Яшьләр аларны онытмасын иде. Фронттан килгән шигырьләрне, хатларны укысыннар”, - дип сөйләде Чулпан Җәлилова.

Искәртеп үтик: моннан 73 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме- Галләнур Бохараев) җәзалап үтерелә. 25 август көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре искә алына. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100