news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлил: Әтинең каберен күрә алу бәхете безгә татымады

Герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерүгә быел 77 ел тулды.

Чулпан Җәлил: Әтинең каберен күрә алу бәхете безгә татымады
Фото: Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Беренче май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алдылар. Искә алу мәрасимендә Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил әтисенең кабере янында була алмавы турында сөйләде.

«Кызганыч, әтиемнең каберенә барып карау бәхете татымады. Унбер каһарманыбызның Берлиндагы каберләре кайда икәнлеге билгесез. Әмма 25 августта безнең өчен җәлилчеләргә багышланган стелла янында булу — зур бурыч», — диде ул.

«Бу минутларда безнең унбер каһарманыбыз хөкем ителә. Яшь буын да биредә татарларның батырлыгын искә алсын иде. Мин Мәскәүдә туып үссәм дә, 25 августта ел саен Казанга әтием һәйкәле янына барырга дип кайтам», — диде Чулпан Җәлил.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүгенге датаның татарстанлылар өчен фаҗигале булуын әйтте.

«Икенче яктан, зур хәтер көне. Берлинда антифашистлар музее, Плетцензее музеенда дә булганым бар. Музейда меңләгән кешенең портретлары тора. Күбесенең исеме ачыкланмаган. Татарлар белән горурланып кайттым. Алардан карап үрнәк алу безнең халыкны көчле итеп яшәтә», — диде ул.

Шагыйрь Зиннур Мансуров та Берлин һәм Плетцензее төрмәсендә булган. «Гильотина янында озак басып тордым. Җәзалап үтерелгән кешеләрнең барысы да татарлармы, дип сорыйлар. Дөнья әдәбияты тарихында мондый аянычлы вакыйга булмаган! Утыз минут эчендә татар халкының 11 мәрҗәне җиргә тәгәрәгән», — диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Муса Җәлилне Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан сугышчы Уильям Кольтман белән чагыштырды.

«Муса Җәлил дигәч, батырлык хасиятләре турында уйлый башлыйсың. Аның батырлыгы — милләттәшләренең рухын саклауда. Шигырьләре, сүзләре, гамәлләре белән. Муса Җәлил халкыбызның йөз затлыгын саклап калды», — диде ул.

«Калеб» яңа буын җыены «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим итте. Соңыннан Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Мәрасимдә яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның Герой-шагыйрьнең «Яулык», «Төрмәдә төш» дигән шигырьләренә иҗат иткән яңа көйләре җыр булып яңгырады. Шулай ук мәрасимдә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары — композитор Ильяс Камалов һәм шагыйрь Булат Ибраһимов яңа әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.


Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасимен Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100