news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Казанлы Татарстанның атказанган артисты булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аңа дәрәҗәле исем бирү турындагы указы агымдагы елның 6 августында имзаланган иде

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Яр Чаллының Тантаналар сараенда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Чаллы Татар драма театры артисты Чулпан Казанлыга “ТРның атказанган артисты” исеме күкрәк билгесен тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аңа дәрәҗәле исем бирү турындагы указы агымдагы елның 6 августында имзаланган иде.

Автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, җитештерү, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, аларның тырышып хезмәт куюлары нәтиҗәсендә, шәһәрнең уңай имиджы туа, дип ассызыклады.

Искәртеп үтәбез: Чулпан Казанлы Казанда туган, Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, аннары әлеге труппага эшкә килгән. Бу чорда ул күп рольләр уйнаган: Галиябану (М.Фәйзи “Галиябану”), Агафья Тихоновна (Н.Гоголь «Женитьба»), Фатыйма (К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар»), Гарифә (Г.Камал «Банкрот»), Лиза (Р.Сабыр «Хәят») һ.б. Ә 2007 елда Туфан Миңнуллинның “Саташу” драмасында Гүзәл роле өчен Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнгән.

Чулпан үзен режиссер буларак та сынаган. 2012 елның декабрендә Наил Гаетбаевның “Кызлар, ишек ачыгыз!” пьесасы Чулпан Казанлы куюында Казанда “Һөнәр” IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты һәм тәнкыйтьчеләрнең мактаулы бәяләмәсенә ия булды, дип хәбәр итә Чаллы драма театры матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100