news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Хаматова татар халкы тарихына багышланган лекция укыган

Актриса тавышы белән “Arzamas” радиосында тарих буенча курслар тыңлап була.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Arzamas” радиосында татар халкының тарихы турында биш лекциядән торган гадәти булмаган курслар башланган. Аларны актриса Чулпан Хаматова укыган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУ доценты Азат Ахунов хәбәр итте.

Азат Ахунов сүзләренчә, әлеге курслар тарихчылар Альфред Бустанов, Илья Зайцев, тел белгече Анна Дыбо, филологлар Марсель Ибраһимов һәм Азат Ахунов лекцияләренә нигезләнгән. “Биш лекцияне дә актриса Чулпан Хаматова укый”, - диде ул.

“Бу курсларда татарларның кайдан килеп чыкканын, Алтын Урданың нәрсә икәнлеген һәм үзеннән соң нәрсә калдырганын, рус хөкүмәтенең мөселманнарга мөнәсәбәтләре ничек үзгәргәне, татар мәдәниятенең Көнбатышка борылыш алганы һәм 1917 елгы инкыйлабтан соң аның белән нәрсә булганы хакында белеп була”, - дип сөйләде Азат Ахунов.

Курсларны arzamas.academy сайтыннан һәм шул кушымтаны телефоннарына йөкләгән кешеләр тыңлый ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100