news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Хаматова Рудольф Нуриев турындагы фильмда уйнарга ризалашкан

Нуриевны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Ивенко, коллегасы Юрий Соловьевны - "искиткеч биюче Сергей Полунин" уйнаячак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Актриса Чулпан Хаматова, балет артистлары Олег Ивенко, Сергей Полунин яшь Рудольф Нуриев турындагы фильмда уйнаячаклар, фильмны британ актеры һәи режиссеры Райф Файнс төшерергә ниятли. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Фильм күренекле рус биючесе Рудольф Нуриев, аның Ленинградта узган студент еллары, Франциядәге драматик вакыйгалары һәм анда калу карары турында булачак", - дип аңлаткан Файнс журналистларга шимбә көнне.

"Интерфакс"ка җавабында Файнс картина сценариенең биюче биографиясенә нигезләнгән булуын җиткергән.
Ул Нуриевны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Ивенко, ә аның коллегасы Юрий Соловьевны - "искиткеч биюче Сергей Полунин" уйнаячагын җиткергән.

Алдан фильм җәен төшереләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Картинаның чыгу вакыты һәм исеме әлегә хәбәр ителми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100