news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулманда теплоход һәм баржа бәрелешү сәбәпләре билгеле булды - фото

Башлангыч мәгълүматлар буенча, баржа елгада утларын кабызмаган булган

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Надия Шәйхетдинова). Теплоход караңгыда баржаны күрми – нәкъ менә шул сәбәпле ике судно бәрелешә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына елга транспорты компаниясендәге чыганак.

Исегезгә төшерәбез: Чулман елгасында Лаеш районында «Балтфлот-11» теплоходы бүген төнге өченче яртыда якорьда торучы «ОТ-2041» баржасы белән бәрелеште, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Чыганак мәгълүматы буенча, «Идел суднолар компания»се хезмәткәрләре баржага ком төйи торган булалар. Аңа тулы көченә теплоход килеп бәрелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, баржа елгада күрсәткеч утлары кабызылмаган килеш торган.

Бәрелешү нәтиҗәсендә «Балтфлот-11»та 5 кв. метр мәйданда борын өлешендә ватерлиниядән өстәрәк тишемнәр барлыка килә. Трюмга су керә башлый, экипаж әгъзалары судан арындыру эшләрен башкара.

Һәлакәт булган урынга Татарстан транспорт прокуроры вазифаларын башкаручы килә. Суднолар бәрелешендә зыян күрүчеләр юк, нефть продуктлары акмаган.

Татарстан транспорт прокуроры өлкән ярдәмчесе Евгений Дикарев сүзләренчә, «Балтфлот-11» теплоходында 12 экипаж әгъзасы була. Ул «Бәтке – Санкт-Петербург» маршруты буенча 5 тонн газойл алып бара торган була. Баржа «Жигулевск известь заводы”на карый, аңарда 2 тоннами ком-гравий катнашмасы төялгән була.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр һәлакәт булган урынны тикшерәләр, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Ике судноның да экипаж әгъзалары медицина күзәтүе үтәчәкләр, дип өстәде Евгений Дикарев. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100