news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулманда ике ир-ат «Нива» машинасында боз астына китә, берсен коткарып өлгерәләр

Внедорожникта булган икенче ир-атны эзләү дәвам итә.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чулман елгасында ике ир-ат «Нива» машинасында боз астына китә, берсен коткарып өлгерәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 11.06 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Чистай тирәсендәге Чулман елгасында боз астына автомобиль төшеп китүе турында хәбәр килә.

Урынга «Хивус-6» һава мендәре судносында 3нче зона-коткару отряды коткаручылары килгән.

Ачыкланганча, ярдан 300 метр ераклыкта ике кеше утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән. Бер ир-атны шаһитлар коткарып калырга өлгергән. Икенчесен эзләү чаралары дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot