news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар

Бу хәл бүген иртән Әгерҗе районында Красный Бор авылы тирәсендә булган.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына ике балыкчыны агым Чаллы ягына алып китүе турындагы хәбәр бүген иртән килгән.

Өч ир-ат Ижевскидан Красный Бор авылына балык тотарга килгән. Ике балыкчы ПВХ көймәсендә елгага киткән, өченче ир-ат аларны көтеп авылда калган.

Ир-атлар агымга каршы тора алмауларын һәм аларны агым торак пункттан еракка алып китүен аңлап алгач, коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә килгән һәм балыкчыларны ярга чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot