news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулман елгасында камышлар арасындагы көймәдә ир-ат мәете тапканнар

Кичә Кама Аланы тирәсендә көймә тапканнар, анда 43 яшьлек ир-ат мәете булган.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Чулман елгасында камышлар арасындагы көймәдә ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән коткаручылар Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә янында көймә тапканнар, анда 43 яшьлек ир-атның мәете булган.

Билгеле булганча, ул ир-ат 27 сентябрьдә өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан. Хәзер бу вакыйга ничек булганын ачыклау буенча эш алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot