news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулман елгасында хатын-кыз батып үлгән

Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Чулман елгасында хатын-кыз батып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бу хактагы хәбәр 112 бердәм номерына 9 майда кичке тугызлар тирәсендә килгән.

фото: 16.mchs.gov.ru

Алтынчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре хатын-кыз мәетен судан чыгарган. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Мәетне коену өчен җиһазланмаган урында табып алганнар, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot