news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулман елгасында балыкчылар баткан урыннан видео барлыкка килде

Коткаручылар Түбән Кама ГЭСы янында балыкчыларны эзләвен дәвам итә.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыкчыларның икенчесен тапкан урыннан видео дөнья күрде. Әлеге ир-ат, ярдан аерылып киткән боз өстендә калып, Чулман елгасында батып үлә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Түбән Кама ГЭСы тирәсендә бозның балыкчылар белән бергә ярдан аерылып китүе турында хәбәр килә. Кичә балыкчыларның берсен коткардылар, бүген исә елгада батып үлгән ике ир-атның мәетләрен ярга чыгардылар.

Эзләү эшләре дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100