news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуашстанның "Урмай-Зәлидә" фестиваленә жюри рәисе итеп Миләүшә Айтуганова чакырылган

5-8 майда үтәчәк “Урмай-Зәлидә” төрки дөнья мәдәнияте халыкара фестиваленең беренче туры 1 февральдә башлана.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Чуашстанның Комсомол районында бишенче тапкыр “Урмай-Зәлидә” төрки дөнья мәдәнияте халыкара фестивале 5-8 майда үтәчәк, дип хәбәр итә район хакимияте матбугат хезмәте. Быел ул Чуашстанда татар хәрәкәтенең иҗтимагый-мәдәни тормышына – 30 ел, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә – 20 ел, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенә 10 ел тулуга багышлана.

Чуашстанда 25 ел “Урмай моңы” татар эстрада җыры халыкара фестивале үткәрелеп килде, ләкин бу иҗаты проект ябылды. Быел “Урмай-Зәлидә” төрки дөнья мәдәнияте халыкара фестивале бишенче тапкыр уздырыла. Ул Бөтендөнья татар конгрессы, Чуашстанның мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре буенча министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Чуашстанның Татар милли-мәдәни мохтарияте, төбәк Диния нәзарәте, республиканың Комсомол районы хакимияте ярдәмендә оештырыла.

Бәйгенең беренче туры 1 февральдән башлана. Аның кысаларында, 17 февральдән 21 апрельгә кадәр Комсомол районының Балалар сәнгать мәктәбе базасында этник коллективлар җитәкчеләре өчен халыкларның этник җыр, бию, театр, музыка уен кораллары традицияләрен торгызу һәм саклауга багышланган семинар булачак.

6 майда Урмай авылы Мәдәният йортында фестивальне ачу тантанасы көтелә. Фестивальдә катнашучылар 7 майда төрле номинацияләрдә чыгыш ясаячак. Фестиваль 8 майда Чабаксарда Сабан туе республика милли бәйрәмендә Гала-концерт белән тәмамланачак.

Урмай авылының urmai.ru сайты хәбәр иткәнчә, фестивальгә жюри рәисе итеп, Казан федераль университеты доценты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кафедра мөдире, профессор Миләүшә Айтуганова чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100