news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия татарларының «Кәрван мирас» проекты беренче концертын яңа ачылган клубта куя

Чувашия Республикасының Батыр районы Татар Сыгыты авылында яңа клуб дәүләт программасы нигезендә төзелде.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтариятенең «Кәрван мирас» проекты яңа елның беренче концертын Татар Сыгыты авылында яңа төзелгән мәдәният йорты сәхнәсендә куя. Бу хакта милли-мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Чувашия Республикасының Батыр районы Татар Сыгыты авылында яңа клуб дәүләт программасы нигезендә төзелде. Хәбәр ителгәнчә, ачылу тантанасы республиканың мәдәният, милли мәсьәләләр һәм архив эшләре министры Константин Яковлев һәм башка рәсми затлар катнашында 30 декабрьдә үткән.

Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов авыл халкын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлап, татар китаплары тапшырган.

«Кәрван мирас» проекты концерты 7 гыйнварга билгеләнгән . Анда «Мишәр» фольклор-эстрада ансамбле һәм «Тамчы» балалар фольклор ансамбле катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot