Чиябаш авылында бер йорттан “Урал” мотоциклын урлаганнар
Җинаятьчеләрне тиз эзләп тапканнар
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Үткән атна дәвамында Әлки районы эчке эшләр бүлегенә 36 хәбәр кергән, өч җинаять теркәлгән.
Аларның икесе башка берәүгә тән җәрәхәтләре ясау белән бәйле (әйтик, Базарлы Матакта ире хатынын бик нык кыйнаган).
Ә Чиябаш авылында бер йорттан “Урал” мотоциклын урлаганнар. Җинаятьчеләрне озак тормыйча эзләп тә тапканнар, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.