news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Читтә үзеңнекен тагын да ныграк саклыйсы килә – Самарадан "Казан арты" форумы делегаты

"Форум татар телен сакларга, аны үстерергә ярдәм итә. Монда килгәнемә бик шат булдым", – ди Ләйлә Дәүләтшина.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 16-17 сентябрь көннәрендә Арчада “Акыл фабрикасы”ның “Казан арты” форумы уза. Самара өлкәсе Сызрань шәһәреннән килгән Ләйлә Дәүләтшина “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның төбәкләрдә телне сакларга ярдәм итүе турында әйтте.

“Казан арты” форумыннан мин үземә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алам. Форум турында көтмәгәндә генә белеп алдым һәм шунда ук ризалаштым. Дөресен әйткәндә, мин сәнгать көллиятен тәмамладым һәм бер ел Казанда укыттым.

“Форум татар телен сакларга, аны үстерергә ярдәм итә. Миллилек безнең гаиләдә бик көчле. Әтием татарлар өчен дип янып йөри. Мин Самарадан булсам да, рус мәктәбендә укысам да, янда татарлар булмаса да татарлыгыбызны саклап кала алдым дип уйлыйм. Читтә булганда үзеңнекен тагын да ныграк саклыйсы килә. Монда килгәнемә бик шат булдым”, – дип сөйләде делегат.

Ләйлә Дәүләтшина татар стилендәге бизәкләр төшерү белән шөгыльләнә. Аның хыялы – икенче елга “Печән базарына” килү.

“Мин татар мотивындагы бизәкләрне ясау белән шөгыльләнәм. Казанда Фәйзрахман Әминов дигән рәссам булган. Ул вафат булса да эшләре сакланып калган. Мин аларны үрнәк итеп куям. Минем инде татар стилендә ясалган берничә көзгем дә бар”, – дип сөйләде ул.

16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100