news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Читтә яшәүче татар эшмәкәрләре Татарстан фермерларына көнләшеп каравын яшерми

“Бездә дә Татарстандагы кебек эшмәкәрләргә ярдәм булсын иде”, – ди Томск вәкиле.

Читтә яшәүче татар эшмәкәрләре Татарстан фермерларына көнләшеп каравын яшерми
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Читтә яшәүче татар эшмәкәрләре Татарстан фермерларына көнләшеп каравын яшерми. Бу хактагы фикер бүген “Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды” кысаларында узучы ”Шәхси хуҗалыкларга ярдәм” исемле дискуссия мәйданында ишетелде.

Томскидан килгән Рөстәм Алимов үз чыгышында шул хакта искәртте.

“Мин үзем фермер. Дөрес, әле башлангыч фермер статусына гына ия. Бездә Татарстандагы кебек фермерларга ярдәм юк. Бу яктан без Татарстан фермерларына көнләшеп карыйбыз. Барысын да күреп, ишетеп торабыз”, – диде ул.

Рөстәм Алимов бүген 9 баш мөгезле терлек асрый. Маллар утары Томск каласынан биш чакрым ераклыкта урнашкан.

“Үз хәлемнән килгәнчә генә маллар үрчетәм. Эшчәнлегемне җәелдерергә телим. Әмма ничек булыр, монысын вакыт күрсәтер. Дәүләттән аз гына да ярдәм булмаса, мал асрау бик авыр. Азык бик кыйммәт. Шуңа күрә безнең якта мал тотучылар, бигрәк тә фермерлык белән шөгыльләнүчеләр бик сирәк. Безнең сүзне ишетсеннәр дә, безгә дә дәүләттән ярдәм булсын иде. Мал асрарга теләге булган яшьләргә кирәк ул ярдәм, – диде Томскида яшәүче татар эшмәкәре.

Исегезгә төшерик, бүген Казанга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыелды. Анда Россия Федерациясенең 41 регионыннан, һәм Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100