Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салучы Рәшит Абдеев вафат
Россия мөфтие Равил Гайнетдин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салган Рәшит Абдеев вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклаша. Рәшит Абдеевкка 66 яшь булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Рәшит Абдеев Чита шәһәре һәм бөтен Байкал аръягы крае мөселман җәмгыятенең рухи яңарышы чыганагы булды. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Чита һәм Байкал аръягы краеның хәзерге заман ислам җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган Рәшит Абдеевның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам», — ди ул.
Равил Гайнетдин сүзләренчә, Рәшит Фредман улы күп еллар дәвамында Чита шәһәре, шулай ук Байкал аръягы төбәгенең полиэтник һәм төрле дин тотучы халкына фидакарь хезмәт иткән. «Ул җәмгыятьтә мәдәниятара балансны саклауның мөһимлеген тоеп, хакимият органнары, крайның башка дини оешмалары, фәнни-академик берләшмәләре белән эшне оста итеп корды», — ди ул.
«Озак вакытлар уРәшит Абдеев Чита шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасын җитәкләде, мәдрәсәнең чишмә башында торды. Рәшит Абдеевның арабыздан китүе — Чита һәм бөтен Байкал аръягы төбәге мөселманнары өчен гаять зур югалту. Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламас», — диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз