news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит тел укытучыларын информацион технологияләр кулланырга өйрәтәләр

ТР Мәгарифне үстерү институты 27 октябрьдә Казанның 126 нчы гимназиясе базасында чит тел укытучылары өчен “Чит тел дәресләрендә, информацион технологияләр кулланып, укучыларның тел компетентлыгын формалаштыру” дип аталган семинар уздыра

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 27 октябрендә Казанның 126 нчы гимназиясе базасында чит тел укытучылары өчен “Чит тел дәресләрендә, информацион технологияләр кулланып, укучыларның тел компетентлыгын формалаштыру” дип аталган семинар уздыра. Институттан алынган мәгълүматларга караганда, семинар укытучыларның белемен камилләштерү курслары кысаларында оештырыла.


Семинар вакытында ачык дәресләр, “Укучыларның мөстәкыйль һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру өчен, инглиз теле дәресләрендә интерактив мультимедияле өйрәтүче программалар куллану”дигән “түгәрәк өстәл” утырышын уздыру көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot