news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит тел укытучыларын Бердәм дәүләт имтиханына әзерлиләр

Чит телдән Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү” дип аталган белем арттыру курслары уза

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институтының чит телләрне өйрәтү кафедрасы агымдагы елның 11-29 май көннәрендә чит тел укытучылары өчен “Чит тел укытуның көнүзәк проблемалары. Чит телдән Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү” дип аталган белем арттыру курслары уздыра.


Курс бер-берсенә бәйләнешле 3 өлештән тора. Курслар вакытында теоретик һәм практик материал белән эшләү, методик эшкәртмәләр белән танышу – тәҗрибә уртаклашу; укытучының лингвистик компетенциясен камилләштерү; “Чит телдә белем бирүдә IT-технологияләрне куллану” дигән проектлар фестивалендә катнашып, проектларны яклау көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot