news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит төбәкләрдә татар теле кафедралары ябылу фәнгә тискәре йогынты ясый - галимә

Профессор Флера Сәйфуллина сүзләренчә, моннан ун ел элек кенә Казанга диссертацияләр якларга төрле төбәкләрдән килә торган булганнар.

Чит төбәкләрдә татар теле кафедралары ябылу фәнгә тискәре йогынты ясый - галимә
Султан Исхаков
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстаннан чит төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча кадрлар әзерләү тукталу татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни эшләрнең кимүенә китерә дигән фикер җиткерде Флера Сәйфуллина. КФУ профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә белдерде. 
 
"Бу зур мәсьәлә, зур проблема. Моннан ун ел элек кенә дә Россиянең күп төбәкләрендәге югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты кафедралары эшли иде. Казанга күбесе диссертацияләр якларга төбәкләрдән дә килә иде. Мәскәүдән, Ульяновск, Төмән өлкәләрен диссертацияләр Казанда яклана иде. Анда бу эш тукталу әлеге юнәлешкә минуслар китерә", - диде профессор. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot