Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чит милектәге җирдән файдаланган өчен тиешле түләү билгеләү һәм түләү тәртибен раслаган закон проекты эшләнә
Бу турыдагы “Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проекты икенче укылышка әзерләнә
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы комитетлары җәйге каникулдан соң утырышларын уздыра башлады. Бүген парламентның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы үтте.
Депутатлар икенче укылышка әзерләгән закон проектлары арасында “ТР Дәүләт Советы депутаты Рифкат Кантюков тарафыннан кертелгән “Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проекты да бар иде.
Комитет рәисе Валерий Васильев аңлатып үткәнчә, “Татнефть”, “Таттрансгаз”, юл салучы белән шөгыльләнүче һәм башка оешмалар үзләренең милкенә карамаган җир кишәрлекләреннән файдалана. Ә моның өчен (ул сервитут дип атала) тиешле түләү билгеләү һәм түләү тәртибе моңарчы расланмаган иде.
РФ Җир кодексында ачык сервитут (җир кишәрлегеннән чикле файдалану хокукы), шул исәптән РФ субъектының норматив хокукый акты белән дә билгеләнергә мөмкин дип күрсәтелә. Шул ук вакытта Федераль закон, әлеге вәкаләтне Федерация субъектына беркетеп, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә ачык сервитутны билгеләү һәм туктату тәртибен җайга салмый.
Бүгенге көндә республика территориясендә ачык сервитутны билгеләү һәм туктату тәртибен регламентлый торган норматив хокукый актның шулай ук юк иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасы дәүләт мәнфәгатләрен тәэмин итү өчен кирәкле ачык сервитутны билгеләгән очракта мөрәҗәгать итәргә тиешле компетентлы орган, ачык сервитутны билгеләү турындагы гариза белән тиешле органга мөрәҗәгать итү хокукына ия затлар составы турында һәм башка күп мәсьәләләр җайга салынмаган.
Әзерләнгән закон проекты җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ТР Министрлар Кабинетына ачык сервитутны билгеләү һәм туктату тәртибен раслау вәкаләтләрен бирүне күз алдында тота. Бүгенге көндә нәкъ менә ТР Министрлар Кабинеты, үз компетенциясе чикләрендә, ачык сервитутлар билгеләү турында карар кабул итә, шулай ук сервитут өчен тиешле түләү билгеләү һәм түләү тәртибен раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз