news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Чит мәдәни мохит шартларында милли гимназиянең тернәкләнүе” дигән темага семинар узды

“Чит мәдәни мохит шартларында милли гимназиянең тернәкләнүе” дигән темага семинар узды

(Ульяновски, 15 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәренең 22нче урта мәктәбе базасында “Чит мәдәни мохит шартларында милли гимназиянең тернәкләнүе” дигән темага семинар узды. Башкалабыз Казанның олуг юбилеена багышлап оештырылган шушы чарада Татарстанның Спас районы укытучылары да катнашты.

Чара узган елның ноябрь аенда гына үз бинасына урнаша алган, ягъни яңа гына тәпиләп киткән мәктәп бинасы белән танышудан башланды. Экскурсиядән соң мәктәп директоры Мөнирә Джумаева мәктәпнең беренче адымнары, киләчәккә эш планнары турында сүз тотты. Һәм беренче категорияле укытучы Гүзәл Сәмигуллина әзерләгән татар теле буенча дәрескә чакырды. Шәһәрнең иң уңган һәм иң фидакарь укытучыларын туплаган мәктәп мөгаллимәләре, әлбәттә инде, һәр дәрескә җентекләп әзерләнә. Бу юлы да дәрес турында фикер алышуда чыгыш ясаучылар аеруча аның тирән эчтәлекле булуына игътибар юнәлттеләр.

Спас районының Ямбахты авылы мөгаллимәсе Мөнирә Яхина, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу мәгънәсендә 8нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе уздырды. Татарстан кунаклары 1-4 сыйныфлар укучылары белән класстан тыш чара да оештырды. Темасы “Борынгы Казан каласына сәяхәт” дип аталган иде. Шунысы игътибарга лаек: бу мәктәп балаларының байтагы Казанда сәяхәттә булганнар иде инде. Аларның сәяхәт тәэсирләре дә чараны ярыйсы гына бизәде.

Дәресләрдән соң 22нче мәктәп директорының Тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Хәмәтшина “Белем бирүнең эчтәлегенә мәктәп этномәдәни компонентын кертү” дигән темага тирән эчтәлекле нотык белән чыкты.

Семинар мәктәп балалары әзерләгән зур концерт белән тәмамланды. Ул Казанның 1000 еллыгына багышлап махсус әзерләгән программа буенча төзелгән иде. Җырчы, Димитровградның “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле җитәкчесе, мәктәптә өстәмә белем бирү буенча югары категорияле педагог, тирән милли җанлы фидакарь зат Фәния Хәлиуллова җитәкчелегендә оештырылган концерт, әлбәттә инде, кунакларны да тирән сокландырды. Шөкер, Татарстаннан читтә дә менә дигән татар балалары тәрбияләнә икән, диделәр алар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100