news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит кешенең машинасын алып киткән тукайлыны шартлы рәвештә хөкемгә тартканнар

Ир-ат моңа кадәр дә хөкемгә тартылган булган.

(Тукай, 15 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Чит кешенең машинасын алып киткән тукайлыны шартлы хөкемгә тарттылар. Ул бу гамәлне урлау максаты белән түгел, йөреп килү максаты белән эшләдем, дип белдергән, дип яза район газетасы.

Чит кешенең автомобиленә кул сузган 21 яшьлек тукайлының эшен район суды күптән түгел карады. Әлеге ир-ат машина ишеге ачык калудан файдаланып, салонга үтә һәм транспортны алып китә. Егет бу җинаятьне көпә-көндез эшли, җитмәсә, исерек тә була.

Суд М.ны РФ Җинаять Кодексының 166 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле дип тапты һәм бер елга сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ир-ат моңа кадәр дә хөкемгә тартылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot