news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит җирләрдәге татарлар тарихын киңрәк өйрәнү зарур

Чит җирләрдәге татарлар тарихын киңрәк өйрәнү зарур

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Тарих институтында барган хисап конференциясендә институт галиме Зөбәрҗәт Гарипова татар диаспорасы тарихын фәнни дәрәҗәдә киң итеп өйрәнү кирәклегенә басым ясады. Әле моңа кадәр бу тема тиешенчә яктыртылмаган.

Зөбәрҗәт Гарипова яңа һәм өр яңа тарих бүлеге утырышында ясаган чыгышында татар диаспорасы язмышын өйрәнү тарихын һәм проблемаларын яктыртты. Аның әйтүенчә, башка милләт тарихчылары читтә яшәүче милләттәшләрен өйрәнүгә бик зур әһәмият бирә, бездә бу теманы өйрәнү әле башлангыч дәрәҗәдә генә икән. Узган гасырның 80нче еллар уртасыннан бирле милли үзаң яңа үсеш алгач, диаспора татарларына игътибар артуы күзәтелде. Индус Таһиров, Искәндәр Гыйлаҗев кебек Казан университеты галимнәре сәяси репрессиягә дучар ителгән милләттәшләребез тарихын бераз яктырткан. Әмма бу гына бик аз, дип саный З.Гарипова.

Бүлек утырышында шулай ук тарих фәннәре докторы, бүлек җитәкчесе Равил Әмирханов «История Казани в документах и материалах. XX век» дигән китапның язылу процессын яктыртты. Алмаз Вәлиев исә 1920-1927 еллардагы татар крестьяннары үсешенең кайбер аспектларын өйрәнүе турында сөйләде. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук татар эшкуарларының социаль статусы турында, мөселманнарны репрессияләү һәм республикадагы индустриализация тарихы кебек темаларга да чыгышлар ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot